Логотип «Мәйдан» журналы

Киләчәктә “Ел студенты” бәйгесендә чыгышлар ике телдә булырга мөмкин

Киләсе елдан башлап “Ел студенты” бәйгесендә ике телдә чыгыш ясаган укучыларга өстенлекләр булырга мөмкин. Бу фикерен Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов бүген “Татар-информ”д...

Киләсе елдан башлап “Ел студенты” бәйгесендә ике телдә чыгыш ясаган укучыларга өстенлекләр булырга мөмкин.
Киләчәктә “Ел студенты” бәйгесендә чыгышлар ике телдә булырга мөмкин
Бу фикерен Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.
Әлеге тәкъдимне урынбасарга журналист Рөстәм Исхаков җиткерде.
“Быел бәйгенең хөкемдары буларак, шуны әйтә алам, бер чыгыш татарча булды, татар телендә шигырьләр укылды. Сезнең тәкъдим турында уйлашыйк, сөйләшик. Бәлки студентларга ике телдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирергә кирәктер. Ике телдә чыгыш ясаса, аңа өстәмә балл булсын.
Анысын билгеле Студентлар лигасының президиумы хәл итә. Әмма тәкъдим буларак без аны әйтә алабыз”, - диде Тимур Сөләйманов.
Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов та әлеге тәкъдимгә каршы килмәде.
“Тәкъдим дөрес, бергәләп уйлашып бетерик. Киләсе елга бәлки “Ел студенты” фестиваленең юбилеена башкарып та чыгарбыз”, - диде ул.
Фото: Султан Исхаков

Комментарийлар