Логотип «Мәйдан» журналы

КФУда, хезмәткәрне гепатит белән хастаханәгә озатканнан соң, санитар эшкәртү үткәрелгән

Гепатит диагнозы белән КФУ хезмәткәре хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.Казан (Идел буе) федераль университетының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чирне...

Гепатит диагнозы белән КФУ хезмәткәре хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.
Казан (Идел буе) федераль университетының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, чирне хезмәткәр университетта түгел, ә яшәү урынында йоктырган. Авыру белән контактта булганнар өчен профилактик чаралар күрелгән. Инфекция таралу фактлары ачыкланмаган.
КФУның хезмәтне саклау хезмәте җитәкчесе Лилия Нуруллина хәбәр иткәнчә, санитар эшкәртү КФУның икенче корпусында һәм ЦИТ бинасында үткәрелгән.
А вируслы гепатит – вирус китереп чыгара торган һәм бавырны зарарлый торган кискен йогышлы авыру. Вирус пычрак куллар, ризык һәм су аша йогарга мөмкин.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181554/

Комментарийлар