Логотип «Мәйдан» журналы

КФУ профессоры май бәйрәмнәренә һава торышы турында фаразларын әйтте

Республикада җылы һәм кояшлы һава торышы көтелә.Бүген әле яңгырлар булачак, дип сөйли КФУның экология һәм табигать ресурсларын куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе...

Республикада җылы һәм кояшлы һава торышы көтелә.
Бүген әле яңгырлар булачак, дип сөйли КФУның экология һәм табигать ресурсларын куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Якшәмбе көнгә һава температурасы 13-14 градуска кадәр җылытачак.
—Төнге һава температурасы 6 градус җылы булачак. Якшәмбе көн аязып китә, көндез 15 градус, төнлә 8 градус җылы булуы көтелә, - дип белдерде профессор.
Май бәйрәмнәрендә уртача һава температурасы  нормадан югарырак булачак, явым-төшем көтелми. 3 майда 23 градуска кадәр җылытыр, дип фаразлыйлар КФУда.
 
 

Комментарийлар