КФУ Кытайда һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә филиалларын ачарга әзерләнә
Казан федераль (Идел буе) университеты Кытайда һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә филиалларын булдырачак.Бу хакта уку йортының ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте."Безгә Кытайда һәм БДБ илләрендә...

Казан федераль (Идел буе) университеты Кытайда һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә филиалларын булдырачак.
Бу хакта уку йортының ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
"Безгә Кытайда һәм БДБ илләрендә филиаллар ачу тәкъдиме ясалды. 2019 елда без шуның белән шөгыльләнәчәкбез", - диде югары уку йорты җитәкчесе.
Илшат Гафуров сүзләренчә, хәзер КФУда дөньяның 98 иленнән 7 меңнән артык студент белем ала.
"Бу күрсәткечне без белем бирү учреждениеләре базарында югары уку йортына булган ихтыяҗ итеп кабул итәбез", - дип бәяләде ректор.
Комментарийлар