Логотип «Мәйдан» журналы

КФУ галиме быел җәйнең нинди булачагына фаразларын әйтте

КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев быел җәйнең нинди булачагын фаразлады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конфе...



КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев быел җәйнең нинди булачагын фаразлады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.



per


«Июньдә уртача айлык һава температурасы норма чикләрендә. 17,5-18 градус булачак. Явым-төшемнәр 69-70 мм тирәсендә көтелә. Июльдә һава температурасы нормадан берникадәр югарырак булырга мөмкин. Явым төшем аз булыр дип фаразлана. Августта, сентябрьдә һава температурасы климатик норма тирәсендә булырга тиеш», — диде Юрий Переведенцев.




Ул майның беренче яртысында һава температурасы нормадан югарырак булуын әйтте. Хәзер шомырт чәчәк аткач, икенче яртысы салкынаерга да мөмкин, дип фаразлады. «Май кондызлары күп булса, бу эссе җәйгә, дигән сынамыш бар. Күз күрер», — диде профессор.


 
Фото: Солтан Исхаков

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар