Логотип «Мәйдан» журналы

Кемнәргә кредит бирмәячәкләр?

«Соры хезмәт хакы» алган кешеләргә кредит бирми башлаулары ихтимал. Бу турыда Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты рәисе Анатолий Аксаков «Парламентская газета»га әңгәмә вакытында әйткән.Үзә...


«Соры хезмәт хакы» алган кешеләргә кредит бирми башлаулары ихтимал. Бу турыда Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты рәисе Анатолий Аксаков «Парламентская газета»га әңгәмә вакытында әйткән.


dengi-lopatoj

Үзәк Банк дүшәмбе көнне Федераль җыенның түбәнге палатасына закон проекты кертте. Аның буенча заемчылар турында Федераль салым хезмәте белешмәсен банклар файдалана алачак.


Аксаков сүзләренчә, бу чара кешеләрнең кереме турында төгәлрәк мәгълүмат булдыру өчен кирәк.


«Заемчының салым хезмәте раслаган керемен белгәч, кредит оешмасы кредитлар һәм клиентның гомуми табышы турында тулырак белешмә туплый алачак», — ди парламентарий.


Хезмәт хакын конвертта алучыларга килгәндә, аларга кредит бирүдән баш тартулары ихтималы зур, дигән Аксаков.


«Мондый клиентларга кредит бирмәсләр, яки процент ставкасы зуррак булуы мөмкин», — ди депутат. Аның сүзләренчә, бу чара гражданнарга «чиста хезмәт хакы» алуга омтылу өчен стимул булачак.

 
Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар