Логотип «Мәйдан» журналы

Кемеровода митингка чыккан кешеләр губернатор һәм мэрның отставкага китүен таләп итә

Кемеровода митингка чыккан кешеләр Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев һәм шәһәр мэры Илья Сердюковның отставкага китүен таләп итә, дип яза «Коммерсантъ». Бүген Кемеровода 1,5 меңнән артык ке...

Кемеровода митингка чыккан кешеләр Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев һәм шәһәр мэры Илья Сердюковның отставкага китүен таләп итә, дип яза «Коммерсантъ».
 
Бүген Кемеровода 1,5 меңнән артык кеше «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында һәлак булганнарны искә алу өчен минингка җыелды.
Митинг шәһәр хакимияте бинасы янында башланып китте, аннары кешеләр өлкә хакимияте бинасына күчте.
Инде хәбәр ителгәнчә, янгын 25 мартта «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгенең дүртенче катында чыккан. Россия Президенты Владимир Путин да, хастаханәгә килеп, янгында зыян күргән кешеләрнең хәлен белгән.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар