Логотип «Мәйдан» журналы

Кемерово фаҗигасеннән соң Татарстанда да тикшерүләр башлана

Чаллыда тикшерүләр бүгеннән үк башлана, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Эре сәүдә үзәкләре генә түгел, балалар ял итә торган барлык оешмалар да тикшереләчәк.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм прокура...

Чаллыда тикшерүләр бүгеннән үк башлана, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Эре сәүдә үзәкләре генә түгел, балалар ял итә торган барлык оешмалар да тикшереләчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм прокуратура хезмәткәрләре планнан тыш тикшерү узачак объектлар исемлеген әзерләгән инде. Әлегә исемлектә 60 оешма. Беренче чиратта, шәһәрнең кинозаллар һәм балалар ял итә торган урыннар булган биналарында ревизия башланачак.
 
 

Комментарийлар