Логотип «Мәйдан» журналы

Казыйлар талак буенча нигезләмә эшлиләр

Казанның Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышында Хәзрәтләр "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезл...

Казанның Галиев мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы утырышында Хәзрәтләр "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмәне эшләү буенча фикер алышты, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.
dsc09926 Фото: dumrt.ru
Татарстанның төбәк казыйлары никах мәсьәләләре буенча үз тәҗрибәләреннән чыгып сорауларын юлладылар. Очрашуда барлык төбәк казыйлары, Татарстанның баш казые киңәшчесе Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты, ул шәригать китапларында хәнәфи мәзһәбе буенча аерылышуга (талак әйтүгә) кагылышлы сорауларга җаваплар ирештерде. Дин белгечләре утырышта Нигезләмәгә әйтелгән талакның кайсы очракларда дөрес яки дөрес булмавын өйрәнеп, шулай ук ЗАГСта теркәлү һәм аерылу буенча шәригать күзлегеннән бәя биреп, казыйлар Нигезләмәгә үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. Казыят әгъзалары имамнарга никах һәм талак буенча таратылачак документларның хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнүен ассызыкладылар.

Комментарийлар