Логотип «Мәйдан» журналы

Казахстанда «Җәлил йолдызы» әдәби бәйгесе игълан ителде

Казахстанда "Җәлил йолдызы" әдәби бәйгесе игълан ителде. Катнашучыларга Муса Җәлил иҗатына бәйле шигырь, очерк, эссе язарга тәкъдим ителә. Шулай ук аларга Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклыннан т...

Казахстанда "Җәлил йолдызы" әдәби бәйгесе игълан ителде. Катнашучыларга Муса Җәлил иҗатына бәйле шигырь, очерк, эссе язарга тәкъдим ителә. Шулай ук аларга Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклыннан теләсә кайсы шигырен үз туган теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә. Бу хакта «Казахстан татар һәм башкорт конгрессы» хәбәр итә.
Бәйгене Астана шәһәренең «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге «Казахстан татар һәм башкорт конгрессы» иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә оештыра.
Чарага кайсы илдә яшәвенә карамастан, 8дән алып 29 яшькә кадәрге яшь авторлар чакырыла. Конкурс эшләрен кабул итү 2019 елның 15 февраленнән 15 апреленә кадәр (кертеп) гамәлгә ашырыла.
Күрсәтелгән сроктан соң алынган эшләр конкурс комиссиясе тарафыннан каралмый. Анкета һәм эшләр бәйгене оештыручы тарафыннан 2019 елның 15 апрелендә 23.00 сәгатькә кадәр: duslyk_astana@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Конкурсның нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин - "Җәлил йолдызы" әдәби бәйгесенең нигезләмәсе.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181493/

Комментарийлар