Логотип «Мәйдан» журналы

Казанның чыгарылыш класс укучылары көллият һәм техникумнарга ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза калдыра алалар

Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларында (СПО) – көллиятләр һәм техникумнар – кабул итү комиссияләре эшли башлады. 9 һәм 11 сыйныф укучылары ТР дәүләт һәи муниципаль хезмәтләре порталында урта...

Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларында (СПО) – көллиятләр һәм техникумнар – кабул итү комиссияләре эшли башлады.
9 һәм 11 сыйныф укучылары ТР дәүләт һәи муниципаль хезмәтләре порталында урта һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итүгә гариза калдыра алалар.
Төп менюның “Мәгариф” (“Образование”) бүлегендә “Урта һөнәри белем” (“Среднее профобразование”) бүлекчәсе бар. Тасвирламада гаризаның электрон формасын тутыру буенча күрсәтмәләр бар. Абитуриент мәктәпне тәмамлауны раслый торган документ турында мәгълүмат кертергә тиеш була, шуннан соң уку йортын һәм белгечлекне, уку формасын һәм башка параметрларны сайларга кирәк. Документларны кабул итү тәмамланганчы, укырга керүче кабул итү комиссиясенә документларның оригиналын тапшырырга тиеш була.
Моннан кала, гаризаны карау статусын номер буенча тикшереп була, номер электрон формада гариза тапшыргач бирелә.
Билгеләп үтәргә кирәк, 2017 елда uslugi.tatarstan.ru порталы аша 16 мең гариза тапшырылган.
Хезмәтне алу өчен кулланучының Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында шәхси бите булырга тиеш. Аны gosuslugi.ru сайтында, шулай ук республиканың теләсә кайсы күп функцияле үзәгендә (МФЦ) булдырырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
 
https://www.kzn.ru/

Комментарийлар