Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга Казахстан вәкилләре килде

Бүген Татарстанга өлкә хакиме Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендә Казахстанның Костанай өлкәсе делегациясе килде. Фото: prav.tatar.ru"Казан" халыкара аэропортында кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Ха...


Бүген Татарстанга өлкә хакиме Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендә Казахстанның Костанай өлкәсе делегациясе килде.



print_1173107_1429543 Фото: prav.tatar.ru
"Казан" халыкара аэропортында кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алды.
Казахстан коллегалары Татарстан Республикасының берничә икътисад тармагындагы тәҗрибәсе белән танышырга, "Казан" агросәнәгать паркы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, "Химград" технополисы һәм башка объектларда булырга җыена.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ТР казахлар милли-мәдәни мөхтәрияте активы белән очрашу планлаштырылган.
Кич белән Архимед Мөхәмбәтовның Казан Кремленең Губернатор сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә.
Костанай өлкәсе делегациясе "Ибн Фадлан сәяхәте" күргәзмәсен дә караячак, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
 
 

Комментарийлар