Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга Европаның иң көчле волейболчы полиция хезмәткәрләре җыела

Башкалада хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионаты 18-25 май көннәрендә уздырыла.Чемпионатта Англия, Австрия, Словакия, Франция, Финляндия, Германия, Чехия һәм Россия...

Башкалада хатын-кыз полиция хезмәткәрләре арасында волейбол буенча Европа чемпионаты 18-25 май көннәрендә уздырыла.
6fY4Fs-nrtM
Чемпионатта Англия, Австрия, Словакия, Франция, Финляндия, Германия, Чехия һәм Россия җыелма командалары катнаша. Ярышларның төп оештыручысы – Полиция хезмәткәрләренең Европа спорт берлеге (USPE) һәм "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте. Уеннар 19-24 майда "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә уза. Чемпионатның тантаналы ачылышы 20 майга 10:30 сәгатькә билгеләнгән. Ябылу тантанасын 24 май көнне уздыру планлаштырыла.
Интертат

Комментарийлар