Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга Эльвира Нәбиуллина белән Герман Греф килде

Кичә Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф килде. «Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республик...

Кичә Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф килде.
5016
«Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Бүген алар «Корстон» үзәгендә булачак FINOPOLIS 2016 инновацион финанс технологияләре форумында катнашачак. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе катнашында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланыр дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Зеленодольскида үтәчәк «Татарстан Республикасында яшәүче картасы»н тәкъдим итү чарасына барачаклар.

Комментарийлар