Логотип «Мәйдан» журналы

Казанга бөтен дөньядан 40тан артык шәһәр мэры киләчәк

25-28 майда Казанда узачак “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышына бөтен дөньядан 40 тан артык шәһәр мэры киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүма...

25-28 майда Казанда узачак “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышына бөтен дөньядан 40 тан артык шәһәр мэры киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте.
Kuznecov
Спикер сүзләренчә, Казан – Евразия төбәгендә бу чараны үткәрү хокукы алган беренче шәһәр. “Оештыру тарихында беренче тапкыр аның җитәкчелек составы Россия территориясендә җыелачак. Форумда планетаның барлык почмагыннан шәһәр хакимиятләренең 200 дән артык вәкиле булачак”, - дип өстәде ул. Хәзергә 40 мэр һәм шәһәр җитәкчеләре, шулай ук 60тан артык вице-мэр теркәлгән һәм катнашуларын раслаган, дип билгеләп үтте И.Кузнецов.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, башкарма бюро утырышын үткәрү белән бәйле рәвештә, Татарстан башкаласы мэры форум көннәрендә мәгариф проекты - "Made In Kazan" эксперт-класслар циклын торгызырга йөкләмә бирде. "Made In Kazan" циклына урбанистика, туризм, шәһәр планлаштыруы һәм башка өлкә буенча бөтен дөньяга танылган һәм абруйлы экспертлар киләчәк.
Башкарма бюро составына 115 кеше кергән, ә чакырылган катнашучылар белән бергә чарада 200 чамасы кеше булачак. Казанда бу утырышны үткәрү турындагы карар 2015 елның июнендә Порт-Алегрида кабул ителгән. Татарстан башкаласының заявка ролигын Казан мэры, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының президентташы, ассоциациянең Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин презентацияләгән иде.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар