Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда зиратларга экскурсия оештыра башлаячаклар

Быел Казанда некрополь туризмы программасын гамәлгә ашыра башларга ниятлиләр. Фото: Салават КамалетдиновТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Туризм үсешенә ярдәм кү...

Быел Казанда некрополь туризмы программасын гамәлгә ашыра башларга ниятлиләр.
0121 Фото: Салават Камалетдинов
ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.
«Некрополь туризмы бүгенге көндә иң перспективалы юнәлешләрнең берсе. Быел шәһәр кунакларына Казанның мәшһүр шәхесләр җирләнгән зиратларына экскурсияләр тәкъдим итәчәкләр», - дип искәртте докладчы.
Аерым алганда, Казанда Александр Арбузов, Николай Лобачевский һәм Яков Шамов кебек күренекле шәхесләр җирләнгән Арча зираты бар, диде ул.
«Туган якны өйрәнүчеләр безнең өчен кызыклы экскурсия программалары әзерли. Әлеге юнәлеш туристлар арасында популярлык казаныр дип уйлыйм», - диде Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры.
Некрополь туризмы программасы язгы-җәйге сезонда гамәлгә ашырыла башлаячак.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар