Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Халыкара мөселман киемнәре фестивале уза

 17 декабрь көнне «Гранд Отель Казань» кунакханәсендә «Russian Islamic Clothes 2016» Халыкара мөселман киемнәре фестивале узачак. Фото: saytvarendy.ru2006 елдан оештырылып килә торган фестиваль м...

 
17 декабрь көнне «Гранд Отель Казань» кунакханәсендә «Russian Islamic Clothes 2016» Халыкара мөселман киемнәре фестивале узачак.
moda-musulmanskoy-odejd-24154-large Фото: saytvarendy.ru
2006 елдан оештырылып килә торган фестиваль мөселман халыкларында ислам модасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Фестиваль ике көн барачак. Беренче көн – өйрәнү, фикер алышу мәйданы булачак. Биредә «Заманча мода индустриясендә милли һәм мөселман киеме» дигән темага конференция уза. Шулай ук танылган дизайнерлар мода өлкәсендә беренче адым ясаучыларга үз киңәшләрен бирәчәк. Быел Татарстаннан тыш Башкортстан, Мәскәү, Ульяновск, Әстерхан, Удмуртия­дән 60ка якын гариза килгән. Чарада шулай ук Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дизайнерлары да катнашачак.
– Шунысы сөендерә – мө­сел­ман киемнәрендә милли үзенчәлек күренә башлады. Төрле мәҗлесләр, никахлар өчен кешеләр милли бизәкләр чигелгән киемнәрне сайлый. Быел без фестивальгә милләт өчен янып йөргән абыстайларны да чакырдык. Аларның да үз киенү үзенчәлеге бар бит. Шуны халыкка күрсәтү кызык булачак, – диде Халыкара мөселман киемнәре фестивале оештыру комитеты рәисе, Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.
Быел яшь дизайнерлар аеруча да күп. Алар үзләре белән мода дөньясына яңа сулыш алып киләчәк. Мәсәлән, быел беренче тапкыр мөселман су коену костюмнары тәкъдим ителәчәк. Мөселман киемнәре фестиваленең жюри рәисе дизайнер, халыкара класслы модельер Надежда Әюпова, Россиядә моннан ун ел элек мөселман модасы бөтенләй юк иде, дип белдерде.
– Ул вакытта хатын-кызлар чаршау кигән кебек йө­ри­ләр иде. Хәзер мөслимәләргә карап сокланып туя алмыйм, зәвыклары үзгәрде. Монда фес­тивальнең өлеше зур. Шулай да Россиядә җиңел сәнәгать юк әле. Без һаман да мода «тудырмыйбыз», ә Европа, Америка үрнәкләре буенча киенәбез. Иң авыры – мөселман кие­ме белән Европа модасын берләштерү, – диде Надежда Әюпова.
 
Чыганак: http://shahrikazan.com

Комментарийлар