Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Халыкара һиҗап көне уңаеннан, шәһәр мөслимәләре өчен бәйрәм оештырылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия мөслимәләр берлеге һәм “JAMILA STYLE” мөселман бренды шәһәр мөслимәләре өчен бәйрәм оештырды. Чара кичә “Хаяти” сәүдә йортында...

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия мөслимәләр берлеге һәм “JAMILA STYLE” мөселман бренды шәһәр мөслимәләре өчен бәйрәм оештырды.
0
Чара кичә “Хаяти” сәүдә йортында үткәрелде. "Бу бәйрәмне мөслимәләрне бергә җыеп, файдалы мастер-класслар һәм җанлы аралашу белән үткәрәбез. Чарага килүчеләргә милли һәм никах киемнәре тәкъдим итү каралган иде”, - дип белдерде Россия мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина.
Аерым алганда, 2013 елдан 1 февраль Халыкара һиҗап көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә, бу көнне дөньяның төрле почмакларында акцияләр үткәрелә. Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы активистлары да әлеге датаны читтә калдырмады. Мөслимәләр сәүдә үзәгендә гүзәл затларга яулыклар таратты, ә теләге булганнарга аны заманча бәйләү ысулларын күрсәтеп, мастер-класс оештырды. “Нурия” клубы җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина әйтүенчә, акциянең максаты бер - яулыкның хатын-кыз өчен нинди мөһим һәм кирәкле атрибут икәнен күрсәтү, матурлыкка һәм тыйнаклыкка өндәү. Акция кысаларында 200 якын яулык һәм “Һиҗап белән танышу” буклеты таратылган.
Чирмешән мөхтәсибәте дә һиҗап көненә үзәк мәчеттә 30 гыйнварда хатын-кызлар өчен бәйрәм кичәсе оештырган. Мөслимәләргә гаилә кыйммәтләре һәм хатын-кызның бурычларын аңлаткан вәгазь сөйләп, мөселман киемнәре коллекциясен тәкъдим ителгән һәм яулык бәйләү буенча мастер-класс оештырылган. Кичәдә “Мөселман хатын-кызы бәхетлеме?” дигән темагы видеофильм күрсәтелгән. Биредә Ислам кануннары буенча яшәүче хатын-кызларга карата формалашкан күзаллаулар турында сүз булган.
 
Татар-информ

Комментарийлар