Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе оештырыла

Быел Казанда Т. Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе оештырыла. Әлеге проектта укытучылар һәм укучылар катнаша ала.Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 н...




Быел Казанда Т. Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе оештырыла. Әлеге проектта укытучылар һәм укучылар катнаша ала.






961_pic





Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе узачак.


Проект авторлары хәбәр иткәнчә, конференция быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 130 ел, татар театрына нигез салынуга – 110 ел, каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына – 110 ел тулуга багышлана. Шул ук вакытта конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклау һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвәр Туфан Миңнуллин идеяләрен тормышка ашыру эшендә күркәм бер чара булып тора, ди чараны оештыручылар.


Әлеге проект татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Т. Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру һәм сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелә.


Конференциягә җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирәчәк. Конференциядә катнашу бушлай. Конференциягә җибәрелгән эшләр авторларга кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.


Конференция түбәндәге 4 номинация буенча секцияләр эшләячәк:


1. Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”.
Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы: “Кеше белән язылмаган  кануннар  идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” (Т.Миңнуллин).
Журналистик язмалар Times New Roman шрифты, 14 кегль, 1,5 интервал белән күләме 5-7 биттән артмаска тиеш.


2. Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..”.
Татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.
“Театр халыкның аңын, мәдәниятен үстерә, тормышын яхшырту өчен көрәшкә әзерли”. (Г.Камал).
“Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән...” (В.Г.Белинский).
“Театр – минем яшәү рәвешем... Дөньяның кызыгы минем өчен театр белән бәйләнгән...” (Т.Миңнуллин).
а) XX гасыр башы татар драматургиясе классиклары – Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Фәйзи, Н.Исәнбәт, Т.Гыйззәт һ.б. әсәрләреннән бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты 15 минут.
б) “Яңа татар пьесасы” конкурсында катнашкан авторларның әсәрләреннән бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты 15 минут.


3. Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”.
Конференциядә катнашучылардан “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча фәнни тикшеренүләр кабул ителә.


4. “Утырып уйлар уйладым”. Мәктәп китапханәчеләре секциясе. Тәҗрибә уртаклашу.
Секциянең тематикалары:
а) “Татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруда китапханәнең эш алымнары һәм яңа технологияләр”.
б) “Укучыларның рухи-әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысы”.
Фәнни эш Times New Roman шрифты, 14 кегль, 1,5 интервал белән язылып күләме 10 биттән артмаска тиеш.


Конференциядә катнашу өчен гариза, тезис һәм фәнни эшләрне 2016 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге адреслар буенча: kzlar_ile@mail.ru һәм 420034, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү районы, Декабристлар урамы, 89А җибәрергә мөмкин.


Конференция нәтиҗәләре 2016 елның 21 мартында билгеле булачак.





Комментарийлар