Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән (ВИДЕО)

Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га шәһәр Госавтоинспекциясендә хәбәр иттеләр.  Авария кичке өчләр тирәсендә Себер трактындагы 10/7 йорт каршында килеп ч...

Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га шәһәр Госавтоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
 
 
Авария кичке өчләр тирәсендә Себер трактындагы 10/7 йорт каршында килеп чыккан.
Трамвай йөртүче 34 яшьлек ханым куркынычсыз хәрәкәт тизлеген кулланмаган һәм борылу өчен трамвай юлына кергән 3 автомобильне берьюлы бәрдергән.
Зыян күргән җиңел машиналар өчесе дә «Киа Рио» маркалы. Иң алдагы автомобильнең йөртүчесе 34 яшьлек ханым булган. Бу машинага трамвай бәрелүдән иң зур зыян килгән. Машинада утырган 4 яшьлек баланың башы бәрелгән.
54 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче машина, бәрелүдән килгән көч белән, үзе дә башка машинаны эттергән. Икенче машинадагы 28 яшьлек пассажир хатын-кызның тезе һәм иңе имгәнгән.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=ielzx056az4[/embed]

Комментарийлар