Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда ТР халыкларының Дуслык йортында беренче милли киемнәр күргәзмәсе ачыла

Казанда Татарстан халыкларының Дуслык йортында беренче милли киемнәр һәм эстрада артистларының сәхнә костюмнары күргәзмәсе ачыла. Бу Дуслык йорты һәм коллекционер Айдар Садыйковның уртак проекты.Оешты...

Казанда Татарстан халыкларының Дуслык йортында беренче милли киемнәр һәм эстрада артистларының сәхнә костюмнары күргәзмәсе ачыла. Бу Дуслык йорты һәм коллекционер Айдар Садыйковның уртак проекты.
728af5268582576d6db04b4c3c238f94
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, күргәзмә танылган язучы Кави Нәҗминең тууына 115 ел тулуга багышлана.
Күргәзмә өчен үз костюмнарын "Голос" проектында катнашкан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, ТРның атказанган артистлары Алсу Абелханова, Айгөл Бариева һәм Резеда Шәрәфиева, күп санлы премияләр лауреатлары Радик Юлъякшин, Вероника Кузнецова, Азалия Зиннәт, Фирдүс Тямаев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артисты Дарья Белова, Лилия Муллагалиева һәм башкалар тәкъдим итәчәк. Шулай ук СССРның халык артисты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган артисты Ренат Ибраһимов та үз ризалыгын биргән.
Моннан тыш, Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре костюмнары да күргәзмәдә урын алачак.
Күргәзмә 12 май көнне 15.00дә ТР халыкларының Дуслык йорты тантаналар залында ачыла.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар