Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда тоткыннарның авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

Бүген Казанда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе төбәкара уку үзәге базасында "Көзге байлык" ярминкә-конкурсы узачак дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.Пените...

Бүген Казанда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе төбәкара уку үзәге базасында "Көзге байлык" ярминкә-конкурсы узачак дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
1394770377general_pages_i32156_v_saratove_budut_organizovany_yarmarki_vyxodnogo_dnya
Пенитенциар ведомство хезмәткәрләре һәм ветераннары тоткыннар үстергән авыл хуҗалыгы продукцияләрен арзанрак бәядән сатып алачак.
Биредә хуҗалык өчен үзенчәлекле эшләнмәләр, чәчәкләр композициясе, урман байлыклары, ит, балык продуктлары, консервлар, салатлар, камыр ризыклары һәм кондитер продукциясе сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкә-конкурста катнашучылар тырышлыгына Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин рәислегендәге жюри бәя бирәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.

Комментарийлар