Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды

Кичә Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды.Форумның төп темасы – Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең якынаюы һәм икътисадый яссылыкта аларның үсеш перспективалары.Чара Төрк...

Кичә Казан Ратушасында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды.
print_2007407_1874660
Форумның төп темасы – Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең якынаюы һәм икътисадый яссылыкта аларның үсеш перспективалары.
Чара Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымның һәм Төркия делегациясенең Татарстанга эш сәфәре уңаеннан уздырылды.
Эшлекле форум кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгышларында Россиянең алга киткән төбәге буларак, Татарстанның инвестицион, икътисадый һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде.
Альберт Кәримов ассызыклаганча, Төркия Татарстанда уртак предприятиеләре саны буенча беренче урында тора – аларның саны 280ләп. Республикада уртак предприятиенең һәр бишенчесе – Төркиянеке.
Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым чыгышында билгеләп үткәнчә, Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкчи – Татарстанда бик еш кунак, һәм ул тагын, Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше даими рәвештә артачак, дип ышаныч белдерде.
Бинали Йылдырым әфәнде шулай ук ике ил арасындагы авиарейслар санын арттырырга өндәде һәм, бүген Төркия җитештерүе продукциясенә карата Россия санкцияләрен бөтенләй бетерү буенча эш алып барыла, дип белдерде.
Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкчи билгеләп үткәнчә, Төркиянең Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләре стратегик характерда. Ул медицина, авыл хуҗалыгы (аерым алганда, теплица хуҗалыгы буенча) өлкәсендәге уртак проектлар турында сөйләде.
Төркия Икътисад министры ышаныч белдергәнчә, кайбер уртак проектлар буенча җентекләп сөйләшүләр киләсе атнада – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре барышында узачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, аралар җылынды һәм хәзер актив рәвештә эшкә керешергә кирәк. Ул шулай ук ассызыклаганча, Төркия – безнең республиканың әйдәүче партнеры, һәм һәр уртак проектларга монда бик җитди карыйлар.
Форумдагы чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Татарстан сезнең өчен ачык, хуш киләсез!»

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Комментарийлар