Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда ТКХ тарифларын арттырырга ниятлиләр

Казан шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итүенчә, 1 июльдән шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифларны 3,5 процентка арттырачаклар. Коммуналь хезмәт...

Казан шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итүенчә, 1 июльдән шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифларны 3,5 процентка арттырачаклар. 
22c02097e4438bd2f2f3fe4a6a3ab0e1_XL
Коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнә.
Салкын су - 2 процентка (куб метры 18,08 сумга кадәр), җылылык - 4 процентка ("Казэнерго" ААҖ дә - 1614,24 сум/Гкал, "Генерирующая компания" ААҖдә - 1564,25 сум/Гкал га кадәр), электр энергиясенә 7 процентка (3,43 сум/кВт/с) кадәр арттыру каралган.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең күләмен Тарифлар буенча федераль хезмәт һәм Тарифлар буенча ТР комитеты билгели. Бу үсеш ресурсларга бәя артуга сәбәпле килеп чыга дип аңлатыла.
Шулай ук торак хезмәтләр өчен дә бәя арта. 1 июльдән ул - 2 процентка, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру - 7 процентка, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү - 7 процентка, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү 6 процентка күтәрелә.
 
 
 
Чыганак: Татар-информ ИА.

Комментарийлар