Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда "Татарларның килеп чыгышы" видеоролигы тәкъдим ителде

Кичә Казан кремлендәге Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда “ХХ гасыр татар тарихы” темасына багышланган "Акыл фабрикасы" чираттагы белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе лекторие узды...

Кичә Казан кремлендәге Татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелек тарихы музеенда “ХХ гасыр татар тарихы” темасына багышланган "Акыл фабрикасы" чираттагы белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе лекторие уздырылды.
489388c02006e862966e431810a37c9c_L
Аның кысаларында "Татарларның килеп чыгышы" дип аталган видеоролик премьерасы булды. Бу видеоролик ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, "Татармультфильм" оешмасы һәм Татар балалар нәшриятының уртак проекты булуын, хезмәтнең ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, әлеге академиянең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Р.Хәкимов, галимнәр М.Гыйбатдинов, А.Ганиев, Р.Вәлиев  авторлыгында дөнья күрүен дә билгеләп үтик. Караучылар аудиториясен киңәйтү максатыннан, ул татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләнгән. Кичә аның татарча варианты тәкъдим ителде.
"Татарларның килеп чыгышы" – Татарстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен яңа продуктлар башлангычы. “Тарихы булмаган халык әти-әнисе булмаган балага тиң” дигән хакыйкатьне искәртүдән башланган әлеге хезмәт безнең эрага кадәр 230 еллардан башлап Алтайдагы Һун дәүләтеннән алып Идел буендагы Казан ханлыгы чорына кадәр вакытны, татар халкының формалашуын күзалларга ярдәм итә, халкыбыз тарихын күздән кичерү мөмкинлеге булдыра.
Видеороликның үзәгендә – тарихи карта. Анда татарларның кайсы чорда нинди территорияләрне биләп торуы сурәтләнә, аларның хәрәкәт юнәлеше кызыл уклар белән күрсәтелеп, бу урыннар төрле төсләргә керә. Роликның эчтәлегенә килгәндә, ул түбәндәгедән гыйбарәт. Хезмәттә китерелгән тарихи мәгълүматларга караганда, татарларның һәм башка төрки халыкларның килеп чыгышы Алтай төбәге белән бәйле. Күчмә халык саналган һуннар – татарларның борынгы бабалары Кытайның төньяк территорияләрендәге далаларны биләп торган. Шул рәвешле, безнең эрага кадәр III гасырда Һуннар державасына нигез салынган, аның беренче хакиме Модэ булган. Көчәя барган һуннар державасыннан һәм башка күчмә халыклардан сакланыр өчен, Бөек Кытай диварын кора башлаганнар. Һуннар державасы Кытай белән көрәштә җиңелүгә дучар булып, көньяк һәм төньяк өлешләргә бүленгән. Идел һәм Җаек арасындагы җирләрдә күченеп йөргән төньяк тармак вәкилләре яңа халыкка – гуннарга башлангыч биргән. Сәяси факторлар һәм климаттагы үзгәрешләр йогынтысында алар көнбатышка юл алган, Рим империясе чикләренә җитеп, Халыкларның Бөек күчешен башлап җибәргән. 434-453 елларда гуннар куәтле дәүләт – үзәге Паннониядә (бүгенге Венгрия) булган Гуннар берлеген төзегән. Аның чәчәк ату чоры Атилла хакимлек иткән чорга туры килгән. Атилла үлгәннән соң, аның дәүләте таркалып, германлылар һәм элек үзенә буйсынган башка кабиләләр тарафыннан җиңелүгә дучар булганнан соң, һун кабиләләре таркалып, башка күчмә кабиләләр белән кушылган. V гасырда Азиядә калган һун токымнары башында Ашын нәселе торган Төрки каганлык төзегән. Каганлыкны төзүдә катнашкан утыз-татар, тугыз-татар кабиләләре турындагы мәгълүматлар шул чорга карый. Әлеге дәүләт тә көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләргә бүленгән. Бөек Болгар дәүләте көнбатыш-төрки каганлык варислары – болгар кабиләләре тарафыннан Кара диңгез буенда төзелгән. Кубрат хан идарә иткән чорда ул үзенең чәчәк ату чорын кичергән. Көнчыгыш-төрки каганлык Тан империясе тарафыннан яулап алынган һәм яшәүдән туктаган. Кубрат хан үлгәннән соң, аның уллары үз кабиләләре белән Балкан һәм Урта Иделгә күченгән, нәтиҗәдә, Дунай Болгары, Идел Буе Болгары барлыкка килгән. Видеороликта шулай ук Алтын Урда дәүләте барлыкка килүе, Батый ханның Идел буе Болгар дәүләтен яулавы, Болгар шәһәренең Җучи олысының башкаласына әверелүе, соңыннан Алтын Урданың Әстерхан, Казан, Касыйм, Себер ханлыкларына таркалуы турында да мәгълүмат бирелгән. Соңгылары кысаларында татарларның бүгенге этнографик төркемнәре формалашкан: Әстерхан, Казан, Себер, Кырым, Касыйм татарлары.
Видеороликның озынлыгы 5 минут 39 секунд кына булса да, анда татарлар дәүләтчелеге үсеше, тарихы уч төбендәгедәй чагылыш тапкан, тарихи чорлар, эзлекле рәвештә, сурәтләнгән. Аның теле гади, шуңа видеороликны тарих дәресләрендә мәктәп укучыларына күрсәтеп, аларда татар халкының килеп чыгышы, үсеше турында күзаллау булдыру аеруча файдалы булыр дип күзаллана.
http://tat.tatar-inform.ru

 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=dt1N20_fGRA[/embed]

Комментарийлар