Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда слесарь-сантехникларга һәйкәл куйдылар

Казанда "Иң яхшы сантехник-2016" профессиональ конкурсына нәтиҗә ясалды.  Конкурс 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча World Skills Russia халыкара ярышларына багышлана.Конкурс кысаларында сл...

Казанда "Иң яхшы сантехник-2016" профессиональ конкурсына нәтиҗә ясалды.  Конкурс 2019 елда Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча World Skills Russia халыкара ярышларына багышлана.

a2432
Конкурс кысаларында слесарь-сантехник һөнәренә багышланган скульптура ачылды. Ул Торак-коммуналь хезмәтләр үзәге территориясендә (Чистай ур., 63нче йорт) урнашкан.
Бәйге Яңа Савин районы торак фондына хезмәт күрсәтә торган подрядчы оешмаларның санитар-техник системасының иң яхшы монтажчылары арасында үткәрелде. Чарага өй эше әзерләргә, теоретик белемне күрсәтергә, биремне үтәргә кирәк иде.
Конкурс комиссиясендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин, "Торак-коммуналь хуҗалыкны карап тоту һәм тышкы төзекләндерү буенча шәһәр программасын тормышка ашыру техник күзәтчелеге хезмәте" МУП директоры Асия Гудзь һ.б. катнашты.
Шулай итеп беренче урынны "Савиново-38" ҖЧҖ слесарь-сантехнигы Артур Теньга бирделәр, икенче урында - «Жилкомсервис» ҖЧҖ Рамил Шәвәлиев, өченче - "Савиново-39" ҖЧҖ хезмәткәре Рөстәм Закиров. Финалистларга дипломнар, иминият полислары һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар