Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар тәкъдим ителде

Казанлылар танылган дин эшлеклесе, татар тарихчысы һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗани портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар сатып ала алалар. Аның тууына 200 ел тулу уңаеннан махсус штемпель басу тантана...

Казанлылар танылган дин эшлеклесе, татар тарихчысы һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗани портреты сурәтләнгән сирәк конвертлар сатып ала алалар. Аның тууына 200 ел тулу уңаеннан махсус штемпель басу тантанасы “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында үтте, дип яза Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының рәсми порталы.
anons-1 Фото: https://www.kzn.ru
Конвертта сурәтләнгән Ш.Мәрҗани портретын 1898 елда рәссам Виктор Федоров ясаган. Картина “Хәзинә” галереясында башка рәссам, Ш.Мәрҗани портретларын ясау белән дан тоткан Бакый Урманче эшләре белән янәшә куела.
Истәлекле акция ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм “Татарстан почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе инициативалары белән оештырылды. Алдан шушы рәвешле, маркалар һәм почта блоклары форматында, очучы Михаил Девятаев, футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты һәм 2013 елгы Универсиада символлары сурәтләре мәңгеләштерелде.
Конвертка баса торган махсус күчермә штемпель җитештерелгән – түләү билгесе маркага куела. Конвертлар 250 мең данә тираж белән чыккан, шуларның 2 меңе Казанда сатылачак. Аларга штемпельны Кремль ур., 8 адресы буенча куйдырырга мөмкин. “Календарьның беренче көне штемпеле басылганда, бик сирәк экземплярлар барлыкка килә. Конвертлар җыючы филателистлар һәр чыгарылышны бик көтәләр”, - дип сөйләде “Татарстан почтасы” Федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Регина Кузнецова.
Әлеге конвертларда хатлар алучылар, портретка карап, әлеге күренекле кешене – Шиһабетдин Мәрҗанине хәтерләрләр, аның турында укырлар, дип уйлыйм”, -диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков.
ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм “Хәзинә” Милли сәнгать галереясы мөдире Анна Романова беренче конвертларга штемпельләр бастылар, аларны имзаладылар һәм бер экземплярны галереяга бүләк иттеләр.
Искәртергә кирәк, алдан ТР Милли музеенда “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” күргәзмәсе ачылды.

Комментарийлар