Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда шагыйрь Мөхәммәт Садрига истәлек тактасы куелачак

Казанның Себер тракты урамында танылган татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Садрига истәлек тактасы куелачак. Шул хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган....

Казанның Себер тракты урамында танылган татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Садрига истәлек тактасы куелачак.
Шул хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

  • 1945 елда Мөхәммәт Садри рейхстагта: «Без Берлинга җиңүчеләр булып барып җиттек!» дигән язма калдырган һәм газета хезмәткәрләре исеменнән имзасын куйган.


«Татарстан Мәдәният министрлыгының Казан шәһәренең Себер тракты урамындагы шагыйрь яшәгән 9/5нче йорт фасадында Садретдинов Мөхәммәт Хәбибулла улына истәлек тактасы урнаштыру турындагы тәкъдимен кабул итәргә», - диелә карар текстында.
Мәдәният министрлыгы шагыйрьгә истәлек тактасы әзерләүгә тендер үткәргән иде. Лотның бәясе 195,8 мең сум тәшкил итте.

  • Мөхәммәт Садри – РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, аның беренче шигыре 1930 елда дөнья күргән. Күп кенә шигырь җыентыклары, җыр текстлары авторы.

  • Бөек Ватан сугышы елларында «Ватан намусы өчен» дигән фронт газетасында хәрби хәбәрче булган. Польша, Чехословакия, Румынияне азат итү өчен барган сугышларда, Берлинны алуда катнашкан. Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179511/

Комментарийлар