Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда “Печән базары” ярминкәсе узды (Фото)

Казанның нәкъ үзәгендә – Иске татар бистәсендә гаҗәеп киң күләмле милли чара – “Печән базары” ярминкәсе уздырылды. Эссе булуга карамастан, халык бик күп җыелды. Калфак, читек, түбәтәй, камзул киеп, ми...

Казанның нәкъ үзәгендә – Иске татар бистәсендә гаҗәеп киң күләмле милли чара – “Печән базары” ярминкәсе уздырылды.
n00095
Эссе булуга карамастан, халык бик күп җыелды. Калфак, читек, түбәтәй, камзул киеп, милли бизәнү әйберләре тагып килгәннәр дә шактый булды. Оештыручылар алдан ук андыйларга бүләк тапшырылачагы турында белдергән иде.
Быелгы "Печән базарында" Казан, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Перьм дизайнерлары татар милли үзенчәлекле продукцияләрен - төрле сәнгать эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, сувенирлар, шамаилләр, стильләштерелгән татар киемнәре, шулай ук татарча әдәби китаплар һ.б.ларны тәкъдим итте.
Ярминкәдә 7 төбәктән 70кә якын дизайнер катнашты.
2Bbk8gdpruA
Ярминкәнең уку паркында татарча китаплар тезелгән "Укы" сүзе рәвешендәге киштә тәкъдим ителде, шулай ук сирәк очрый торган татар китаплары буккросингы һәм әдәби квест оештырылды. Биредә үк республиканың татар телендә чыга торган журналларына язылу, аларны сатып алу мөмкинлеге булдырылган иде.
“Печән базары” кысаларында “Сабыйлар” балалар үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы эшләде.
ERzXLG3JiEE
Сабыйлар 4 урында төрле биремнәр үтәде. Иҗади мәйданчыкта балалар үз куллары белән таякка беркетелгән калфак, түбәтәй яисә рәсем ясады. Моннан тыш, алар вак моториканы үстерүгә юнәлтелгән остаханәдә катнашты, уеннар уйнады, физик күнегүләр ясады, викторина сорауларына җавап бирде.
“Быелгы “Печән базары”ның тагын бер үзенчәлеге – Иске татар бистәсе буенча экскурсияләр оештыру. Экскурсияләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, ТР Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова, күренекле архитекторлар Айвар Саттаров һәм Нияз Халит, бистәнең үзендә яшәүче 86 яшьлек Нурания Биктимерова уздырды.
rQ0HK1barZk
Моннан тыш, ярминкә кунаклары тарихи квестта, викторинада катнашты, интерактив әкият тыңлый алды. Мастер-класслар, ди-джейлар, заманча татар башкаручылары чыгышлары чараны тагын да ямьләндерде.
Яшь шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен төрле көйләргә сөйләделәр. Катнашучылар арасында Илнар Нотфуллин, Азат Миргаязов, Гүзәл Закирова, Рузилә Әмирова һ.б.лар бар иде.
Тәмле мәйданда “Түбәтәй” милли фастфуд челтәре, борынгы рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде. Фотомәйдан эшләде. "Кисекбаш" арт объекты тәкъдим ителде.
6RhCujNIza4
 
 
 
 
 
 
 
 
Фото: https://vk.com/pechenbazar
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 

Комментарийлар