Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган китап тәкъдим ителде

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышына багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томын тәкъдим иттеләр...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышына багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томын тәкъдим иттеләр.pejgamber
«Китапта Мөхәммәд пәйгамбәр эшчәнлегенең мәдинә чоры тасвирлана. Бу вакытта ул халыкара масштабтагы ислам эшлеклесе булган. Басма Ислам фәннәре буенча белем бирә торган оешмаларга һәм барлык дин кардәшләребезгә киңәш ителә», — диде китап авторы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, бу Мөхәммәд пәйгамбәрнең язмышы турында татар телендәге алтынчы китап булды.
«Моңа кадәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында татарча 5 китап бар иде. Алар барысы да Казанда басылган. Бу китапны мөселманнар үзләренең көндәлек тормышында шәригать кануннарына таяна башлар, дигән өметтә чыгардык», — дип сөйләде Габдерәүф хәзрәт Зәбиров.
Китап Татарстанда туган телләр елы уңаеннан басылган, 3 мең нөсхәдә дөнья күргән. Ул барлыгы тугыз бүлектән тора. Алар арасында Исламда эшлекле мөнәсәбәт нигезләре, сату-алу, керем, арендага бирү һ.б. турында мәгълүмат урын алган.
Узган елда «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабының беренче томы чыккан инде. Ул да 3 мең нөсхәдә басылды.
 

Фото: Солтан Исхаков 


https://tatar-inform.tatar/news/religion/28-01-2021/kazanda-m-h-mm-d-p-ygamb-rne-tormyshyna-bagyshlangan-kitap-t-k-dim-itelde-5802357

Комментарийлар