Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда майда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы узачак

Казанда май аенда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы уза. Ул Россия футбол премьер-лигасының “Рубин” катнашындагы уены булачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леон...

Казанда май аенда футбол буенча Дөнья чемпионаты тест матчы уза. Ул Россия футбол премьер-лигасының “Рубин” катнашындагы уены булачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.
0168 Фото: Салават Камалетдинов
Казан клубының бу матчтагы көндәше әлегә билгесез.
“Май аенда дөнья чемпионаты буенча тест матчы уздырырга планлаштырдык. Ул Россия футбол премьер-лигасының “Рубин” катнашындагы уены булачак. Конфедерацияләр Кубогы аналогиясе буенча, әлеге матчны уздырганда без Fan-ID системаларын һәм башка хезмәтләрне дә эшләтәбез. Пәнҗешәмбе (15 февральдә –Т-и иск.) бу уңайдан зур киңәшмә була. Шул вакытта вакытын һәм көндәш команданы ачыклаячакбыз”, - дип белдерде министр.
Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: "Kazan-Arena" стадионында Франция – Австралия, Испания – Иран, Польша – Колумбия һәм Германия – Көньяк Корея төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере һәм финалның дүрттән бере матчлары узачак.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар