
Бу хактагы карар Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының XVI съездында кабул ителде. Әлеге тәкъдим белән Алексеевск районы эшмәкәре Илшат Гомәров чыккан.
Фикер ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тарафыннан да хуплау тапкан. Шулай итеп, һәйкәлне Игенчеләр сарае каршына урнаштыру турында килешенгән.
Комментарийлар