Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда кран ауган йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Казан шәһәре Совет районы администрация хезмәткәрләре кран ауган йортта дүрт фатирдан кешеләрен эвакуацияләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат...

Казан шәһәре Совет районы администрация хезмәткәрләре кран ауган йортта дүрт фатирдан кешеләрен эвакуацияләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
003 Фото: Максим Мальков
Кичә көчле җил аркасында Альберт Камалеев урамындагы 18 катлы йортка кран ауган.
Фатирларны йөреп чыкканнан соң кран ауган икенче подъездда 13 кеше яшәгәне билгеле булган. Бер фатирда балкон тәрәзәләре ватылуы билгеле булган. Башка фатирлар зыян күрмәгән. Әлеге фатирда яшәүчеләр вакытлыча туганнарына күченгән.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар