Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда космонавтикага багышланган фильм күрсәтеләчәк

Бүген сәгать 15.20 дә Казанның “Мир” кинотеатрында “Главный” фильмын тамашачыларга тәкъдим итәчәкләр. Космонавтика көне уңаеннан күрсәтелә торган кинофильм Юрий Кара тарафыннан төшерелгән. Анда кешене...

Бүген сәгать 15.20 дә Казанның “Мир” кинотеатрында “Главный” фильмын тамашачыларга тәкъдим итәчәкләр.
i (23)
Космонавтика көне уңаеннан күрсәтелә торган кинофильм Юрий Кара тарафыннан төшерелгән. Анда кешенең беренче тапкыр космоска очуы, галим һәм конструктор Сергей Королев, Җир тирәли беренче очыш ясаган очучы Юрий Гагарин, ачык галәмгә беренче чыккан Алексей Леонов кебек легендар шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге чагылыш тапкан.
“Главный” — Казанда беренче тапкыр күрсәтелә һәм ул гамәли космонавтикага нигез салучы хакында диологиянең дәвамы булып санала. Моңа кадәр тамашачыларга “Королев” картинасы тәкъдим ителгән иде.
Сеанска керү — ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.

Комментарийлар