Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәк әкият терапиясе буенча дәресләр оештыра

Тегү, бию, әкият һәм музыка терапиясе буенча дәресләр Казанда, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәктә үтә. Яңа социаль проект “Подросток” яшүсмерләр клубы (Годовиков ур., 16) нигезендә “З...

Тегү, бию, әкият һәм музыка терапиясе буенча дәресләр Казанда, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәктә үтә. Яңа социаль проект “Подросток” яшүсмерләр клубы (Годовиков ур., 16) нигезендә “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзәк 8 гыйнварда ачылды, анда даими рәвештә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен дәресләр үтә. Мәсәлән, педагог балаларга декоратив-гамәли иҗатка өйрәткәндә, фитнес буенча тренер аларның ата-аналары белән эшли. Гаиләләр психолог консультациясе ала ала, киләчәктә массаж курсларын оештыру планлаштырыла.
Киңәш алырга яисә дәресләргә дини ышануларына карамастан теләсә кайсы гаилә языла ала. Дәресләр бушлай уздырыла. Проект РФ Президенты гранты ярдәмендә “Подросток” яшүсмерләр клублары берләшмәсе һәм “Забота” инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы булышлыгы белән тормышка ашырыла.
Искәртергә кирәк, “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” проекты партнеры булып тора.
 
 

Комментарийлар