Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия лауреатларын котлау тантанасы үтте

Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия Башкортостанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә.

19 апрель көнне "Мәйдан» журналы үзенең Татарстан язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды. Илдар Юзеев исемендәге премия бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәрләрнең авторларына һәм шулай ук, «Мәйдан» журналын яшәтүгә, аның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм озак еллар дәвамында «Мәйдан» журналына яздыру буенча булышлык күрсәткән һәм милли матбугатка ярдәм иткән эшмәкәргә тапшырыла. Яр Чаллы каласында үткәрелеп килгән бу бәйрәм быел Казанда узды.

Иң элек әдәби җәмәгатьчелек Казанда Илдар ага Юзеевның каберенә чәчәкләр салды, шагыйрьнең рухын яд кылды. Илдар Юзеевның улы язучы, режиссер, драматург Салават Юзеев та биредә бар иде. Премия исә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында үткәрелде.

Кичә Яр Чаллы шәһәре "Эврика" мәдәният үзәгенең “Хәят” вокал ансамбле "Сине уйлап янам" җыры белән башланып китте. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла,  «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил әфәнде Садыйков тамашачыларны сәламләделәр.

Шәүкәт Биктимеров исемендәге Казан театр училищесының 2 курс студентлары Илдар Юзеев шигырьләрен оста итеп сөйләделәр. Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Лилия Муллагалиева "Фәүзия җыры", Татарстанның атказанган артисты Инзилә Салимова "Кыр казлары артыннан", Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев. "Яшь наратлар " җырларын башкарып кичәне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.

Чараның иң тантаналы урыны — премия лауреатларын игълан итү һәм тәбрикләү. Шулай итеп премия лауреатлары

— Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналында 2023 нче елда дөнья күргән "Йөрәгемне ташка орыр булып..." шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен шагыйрә СИРЕНЬ ЯКУПОВА;

— Актив мәдәни-иҗтимагый эшчәнлеге һәм Илдар Юзеев иҗатын пропагандалавы өчен җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты ФӘН ВӘЛИӘХМӘТОВ;

— "Мәйдан" журналын яшәтүгә, абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнелеге өчен ГӨЛШАТ ИЛАЛЕТДИНОВА;

Озак еллар татар матбугатын, шул исәптән “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналын яшәтүгә абруен күтәрүгә һәм милли рухиятебезне үстерүгә керткән өлеше өчен Яр Чаллы шәһәре хакиме ярдәмчесе РАМИЛ ХӘЛИМОВ.

Премия дипломнарын Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин,  “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова тапшырдылар.

Сәхнәгә Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев чыгып, кунакларга, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Алып баручылар: Лилия Гыйбадуллина һәм Рузәл Әхмәдиев.

 

Фото: Гөлнар Караева

Галерея

Комментарийлар