Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Fashion skills-2019 яшь дизайнерлар чемпионаты узачак

25 февральдә Казанда «Ворлдскиллс Россия» Fashion skills-2019 методикасы буенча яшь дизайнерлар чемпионаты старт ала. Һөнәри ярышларда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Бу хакта Татарстан...

25 февральдә Казанда «Ворлдскиллс Россия» Fashion skills-2019 методикасы буенча яшь дизайнерлар чемпионаты старт ала.
0102
Һөнәри ярышларда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Конкурс берничә этаптан торачак. Беренче этап, читтән торып, 25 мартка кадәр дәвам итә. Катнашучылар үзләре төзегән капсул коллекциясенең эскизын җибәрергә тиеш. Нәтиҗәләр буенча 16 ярым финалист сайлап алыначак. Алар төп бүләк – 1 айга исәпләнгән түләүле стажировка, шулай ук 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк өчен көрәшнең икенче этабына күчә. Алар алга таба хатын-кызлар киеме бер сәүдә маркасында дизайн бюросына эшкә урнашу мөмкинлеге дә алачак.
30 марттан 19 апрельгә кадәр катнашучыларга, хатын-кызлар киеме бер сәүдә маркасы биргән тукымадан файдаланып, үз капсулаларыннан берәр үрнәк ясарга туры киләчәк. 20 апрельдә катнашучылар жюри каршында башкарылган эшләрне тәкъдим иткәндә ярымфиналның хисап көне булачак. Алардан иң яхшы сигезе финалга эләгәчәк, ә калганнары интернет-тавыш бирү барышында тамашачы мәхәббәте призы өчен көрәшә алачак.
Чемпионатның финал өлеше 20-22 апрельдә планлаштырылган. Ул Казан технология һәм дизайн көллияте мәйданчыгында узачак. Биредә катнашучылар эскизны төзиләр, модельләштереп туры күлмәк тегәләр. Катнашучыларның эшләре Worldskills методикасы буенча экспертлар тарафыннан бәяләнәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
22 апрельдә гала-кичә узачак, анда җиңүчеләрне бүләкләячәкләр, шулай ук чемпионатның барлык 16 ярымфиналчы эшләрен дә күрсәтәчәкләр. Оештыручылар - «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» , хатын-кызлар киеме сәүдә маркаларының берсе һәм Казан технология һәм дизайн көллияте.
Фото: mon.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181479/

Комментарийлар