Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Әлифба китабы сурәтләнгән түштамгалар чыкты

Казанда истәлекле биналар сурәте төшерелгән бәләкәй түштамгалар (значоклар) ясый башладылар. Декабрь аенда гына сатуга чыккан әлеге сувенир продукциясен дизайнер Гүзәл Гыйльметдинова тәкъдим итә. “Тат...

Казанда истәлекле биналар сурәте төшерелгән бәләкәй түштамгалар (значоклар) ясый башладылар.
0583
Декабрь аенда гына сатуга чыккан әлеге сувенир продукциясен дизайнер Гүзәл Гыйльметдинова тәкъдим итә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Гүзәл татарларга якын булган истәлекле урыннарны шулай чагылдырырга уйлаган һәм идеясен тормышка да ашырган.
“Татарстан һәм Казанның гаҗәеп гүзәл истәлекле биналары бихисап, - ди Гүзәл Гыйльметдинова. - Соңгы елларда Татарстанга туристлар агымы да көчәйде. Шуңа күрә, дизайнер буларак, мин сувенирларымны аларга дип тәгаенләгән идем. Ләкин түштамгалар Казан халкы арасында да популярлашып китте. Бу күренеш мине сөендерә. Татар теленә һөҗүм башлангач, Әлифба китабы төшерелгән түштамга да ясадык. Мин, татар дизайнеры буларак, әлеге вакыйгаларга карата үз сүземне әйтергә тиеш идем. Бу сувенир бигрәк тә яшьләрдә кызыксыну уятты. Рухланып китеп, башка идеяләрем туды. Тиздән җәй айлары җитә, димәк, Сабан туе бәйрәменә дә сувенирлар кирәк булачак. Татарның милли уеннарын чагылдырган түштамгалар эшләргә исәп тотам”.
Гүзәл Гайнетдинова якын көннәрдә М.Җәлил һәйкәле, “Ак Барс” хоккей командаларын сурәтләгән түштамгалар чыгачагын да хәбәр итте.
 
Мөршидә Кыямова

Комментарийлар