Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе булачак

Казанда Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе оештырылачак. Бүген бу хакта ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыят...

Казанда Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе оештырылачак. Бүген бу хакта ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров хәбәр итте.
2_3_1 Фото  dinamo-kazan.com сайтыннан алынды.  
"Волейбол федерациясе, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үтенече буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Олимпия резервы училищесы базасында Екатерина Гамова исемендәге волейбол мәктәбе төзү турында карар кабул итте", - диде Әсгать Сәфәров.
Искәртеп узабыз: Екатерина Гамова Казанның "Динамо" командасы өчен 2010 елдан бирле чыгыш ясый. 11 тапкыр Россия чемпионы, Чемпионнар лигасы җиңүчесе (2014 ) дөньяның Клуб чемпионаты җиңүчесе (2014). Россия җыелмасы состааында ике тапкыр Олимпия уеннарында көмеш медаль яулады (2000, 2004), дөнья (2006, 2010) һәм Европы чемпионы (1999, 2001) булды.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар