Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда дөньядагы беренче электрон оркестр булдырачаклар

Казанда дөньяда ише булмаган уникаль проект – электрон уен кораллары оркестры булдырырга планлаштыралар. Яңа коллектив үз эшен җәен Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты матчларында башлар, дип көте...

Казанда дөньяда ише булмаган уникаль проект – электрон уен кораллары оркестры булдырырга планлаштыралар. Яңа коллектив үз эшен җәен Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты матчларында башлар, дип көтелә.
48-11 Фото: фонд «Sforzando»
Sforzando башкару сәнгатенең хәйрия фонды җитәкчесе Данияр Соколов сөйләвенчә, оркестр составына фондтагы шул ук исемдәге яшьләр оркестры музыкантлары керәчәк. Барлык музыкаль уен кораллары – кыллы төркемнән тынлыга кадәр – барысы да электрон булачак.
Классик агач уен коралларыннан өстенлекләре шунда – урам фестивальләрендә, перформансларда, концертларда әлеге “электроника” алыштыргысыз булачак. Салкында алар катып калмый, техник чаралар ярдәмендә тавышы ерак араларга ишетелә алачак.
 
http://tatar-inform.tatar

 
 

Комментарийлар