Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Дөлфәт (Зөлфәт) Маликовны искә алганнар

Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Дөлфәт (Зөлфәт) Маликовны искә алу чарасы узган. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгыраган,...

Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Дөлфәт (Зөлфәт) Маликовны искә алу чарасы узган. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгыраган, тормышы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелгән. 
Чарага шагыйрьнең хатыны Фирая ханым, кызы Кадрия, улы Фазыл, килене, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова, оныгы Нәфисә килгән. Бер минутлык тынлык белән искә алудан башланган кичә Казанның 15 нче татар гимназиясенең беренче сыйныф укучыларының сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән дәвам иткән.
Гимназиянең 11 сыйныф укучысы Адилә Госманова милли киемнәрдән шагыйрь фикерләрен җиткергән. Шулай ук, чарада Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, Казанның 3 нче, 12 нче гимназиясе укучылары шагыйрь Зөлфәтнең үлемсез шигырьләрен сөйләгән.
Чарада Казан кооператив институты студентлары да катнашкан. Араларында беренче курс студенты, Кытайда туып үскән татар кызы Надилә Абулахайти да булган. Кичәдә видеоязмалар да күрсәтелгән. Шагыйрь Зөлфәтнең шигырьләрен әдәбият галиме Фоат Галимуллин сөйләгән, Зөлфәт шигыренә язылган «Һаман яратам» җырын Габделфәт Сафин белән Рәфинә Ганиуллина җырлаган. Шагыйрь әлеге шигырен хатыны Фирая ханымга багышлап иҗат иткән була.
«Искә алу чарасында шагыйрьнең кызы Кадрия ханым күңел хәтирәләрен яңартты. Яңа мәгълүматлар табылуын җиткерде. Быелның май айларында Дөлфәт Маликовка мемориаль такта ачылачагы әйтелде. Шагыйрьнең килене, „Сөембикә“ журналы баш мөхәррире Лариса Маликова „Шагыйрьнең укучысына әйтәсе сүзләре бик күп“, диде. Соңыннан чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына бәйле сорауларга җавап бирде. Һәрбер катнашучыга бүләкләр һәм шагыйрьнең фикерләре тупланган китабы тапшырылды», — дип хәбәр итә татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-01-2022/kazanda-d-lf-t-z-lf-t-malikovny-isk-algannar-5848132

Комментарийлар