Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда «Большое советское кино» акциясе узды

Кичә Казанда «Большое советское кино» акциясе күрсәттеләр. Акция “Кадрлар резервы” республика проектын чынга ашыру кысаларында оештырылды, анда 100 дән артык студент катнашты.«Большое советское кино»...

Кичә Казанда «Большое советское кино» акциясе күрсәттеләр. Акция “Кадрлар резервы” республика проектын чынга ашыру кысаларында оештырылды, анда 100 дән артык студент катнашты.
«Большое советское кино» акциясе КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узды. Чара Россиядә Кино елына, шулай ук совет кинематографының хәзерге көндә әһәмиятен югалту проблемасына багышланган.
“Совет кинематографын яратучылар командасы, бүген чарага килгән кешеләрнең бер өлеше генә булса да, бу фильмнар белән кызыксынуын тели. Аларда изгелек, мәхәббәт, чын дуслык кебек кыйммәтләр бар, алар заманча кинода күрсәтелми яки бик сирәк тәкъдим ителә”, - дип сөйләде акциядә катнашучы, “Кадрлар резервы”нда катнашучы Дәринә Шәмсиева.
Кунакларны пионер галстуклары таккан оештыручылар каршы алды, залда танылган кинотасмадан җырлар яңгырады – барысы да совет кинематографы рухында. Чара башында акцияне оештыручылар һәм кунаклар сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр, балачакларында яраткан фильмнары турында сөйләделәр.
Танылган кинорежиссер, сценарист Алексей Барыкин совет киносының үзенчәлекләре турында лекция укыды. Үз чыгышында узган гасырда Россия кинематографы үзенчәлекләрен билгеләде, шулай ук XXI гасырда аңа мөнәсәбәте турында бәян итте.
«Совет киносы – дөнья кино сәнгатенең көчле катламы. Бераз вакыт үткәннән соң иске кинолар, хәзер Пикассо белән Далины аңлаган кебек “текә” булачак, - дип билгеләп үтте А.Барыкин. – Совет киносын хөрмәт итегез һәм яратыгыз. Бу зур сәнгатьнең бер өлеше".
Аннары викторина булды. Анда аерым җөмләләр буенча теге яки бу совет кинофильмы исемен атарга, яраткан геройларны танырга кирәк иде.
«Совет киносы, мультфильмнар да иң яхшы сыйфатларга гына өйрәтә. Чын күңелдән көләргә дә мөмкин. Кино турында күп беләм дип уйлаган идем, әмма акция киресенчә булуын исбатлады. Күп кенә кызык нәрсәләр белдем”, - дип сөйли акциядә катнашучы Светлана Щепина.
«Большое советское кино» акциясе Алла Сурикованың «Человек с бульвара Капуцинов» комедиясен тамаша кылу белән тәмамланды.
Искәртеп үтик: “Кадрлар резервы” республика проекты ел дәвамында чынга ашырыла. Катнашучылар акция, чаралар үткәрә, проектлар яза һәм яклый. Җиңүчеләр Татарстан Республикасының төрле министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлегенә ия була. Быел проект алтынчы тапкыр гамәлгә куела.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар