Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда беренче "Үзгәреш җиле" җыр фестивале үтте

5-6 ноябрь Казанның Җәлил театрында беренче “Үзгәреш җиле” татар җыр фестивале үтте. Бу фестиваль Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән үтте.Фестивальне Камал театры артисты Равил Шә...

5-6 ноябрь Казанның Җәлил театрында беренче “Үзгәреш җиле” татар җыр фестивале үтте.
e51eeb9b-7da3-4ee3-af11-7d18e7410965_cx1_cy1_cw99_w610_r1_s_r1
Бу фестиваль Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән үтте.
Фестивальне Камал театры артисты Равил Шәрәфиев, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале лауреаты Марина Ясельская алып барды. Исәнләшү татарча-русча булса, аннан соң алар кулларына кәгазь тотып фестивальдә катнашучыларны татарча тәкъдим итеп тордылар.
"Үзгәреш”нең сәхнәсе таҗлы чәчәкне хәтерләтте. Җырчылар аның уртасына чыгып җырлаганда таҗлар ачылды-ябылды, әйләнеп тә алды. Кайвакыт арттагы экранда җырларга туры килгән сурәтләр күрсәтелде.
Программада дистәләгән җырчы 29 чыгыш ясады, аларның кайберләре ике тапкыр чыгып җыр башкарды. Халыкара конкурслар лауреатлары Марсель Вәгыйзов, Илүсә Хуҗина, Лилиана Газизова, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, эстрада җырчылары Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Илвина Миңнегалиева, Зәринә Хәсәншина, Раяз Фасыйховлар җырлады.
Иң күп алкышлар алучылардан “Гөлҗамал”ны башкарган Алинә Шәрипҗанова булды.
Концертта күбрәк 70нче елларда язылган халыкка таныш әсәрләр, караоке итеп җырланучы татар халык җырлары яңгырады. Чарада “Тавыш” (“Голос”) проекты аша танылган Румия Ниязова, Язилә Мөхәммәтова да җыр башкарды. Оркестрдан тыш музыкантлардан Айдар Гайнуллин баянда, быргыда Вадим Эйленкриг “Әдрән диңгез” әсәрен уйнады.
“Үзгәреш җиле” ачылуга интернетта төрле каршылыклы фикерләр йөри башлады, кайберләре фестивальдә яңалык булмауны, татар моңы югалуына борчылып язды, кайберәүләр аны "җилгә очкан акчалар концерты" дип атады.
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

 

Комментарийлар