Логотип «Мәйдан» журналы

Казан яңа акчаларда урын алу өчен тавышлар саны буенча янә – беренче!

 Россия Үзәк банкы чыгарачак яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә.Казан янә беренче урынга менд...

 
Россия Үзәк банкы чыгарачак яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә.
Казан янә беренче урынга менде, ул 268 599 җыйды. Икенче урында – Сочи (267 470). Өченче урында Ерак Көнчыгыш тора, ул 265 760 тавыш җыйган. Күрүегезчә, беренче өчлектә баручыларның тавыш аермалары бик аз, шунлыктан Твоя-россия.рф сайтына кереп, Казан өчен тавыш бирергә ашыгыгыз!
Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр бара. Нәтиҗәләр шул ук көнне сәгать 18.00дә «Россия 1» телеканалында ясалачак.

Комментарийлар