Логотип «Мәйдан» журналы

Казан хирурглары пациент йөрәгенә сирәк кулланыла торган операция үткәргән

"Казань" университет клиникасының рентгенэндоваскуляр хирурглары сирәк үткәрелә торган операция ясаган, ул пациентка йөрәк кимчелегеннән котылырга һәм гомерен саклап калырга ярдәм иткән.Клиника матбуг...

"Казань" университет клиникасының рентгенэндоваскуляр хирурглары сирәк үткәрелә торган операция ясаган, ул пациентка йөрәк кимчелегеннән котылырга һәм гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
57833f5c3259d
Клиника матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пациентта коронар-үпкә фистуласы булган – бу тумыштан килгән аномалия, йөрәк-кан тамыры йөрәк камерасына төшә, кан әйләнеше бозылу синдромына һәм миокардтан интегүгә китерә.
"Ир-ат хәлсезлек һәм тын бетүдән зарланган. Ул гомере буе шундый авыру билгеләре белән яшәгән", - дип ачыклык керттеләр клиникада.
Дөрес диагноз куярга коронарография ярдәм иткән. Табылган фистулаларны эмболизацияләү буенча операция ясалган.
Операция рентгенэндоваскуляр ясалган (1-2 мм озынлыктагы кисек аша). Мондый операцияләр Татарстанда сирәк үткәрелә. Пациентны өч көннән канәгатьләнерлек хәлдә өенә чыгарганнар.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар