Логотип «Мәйдан» журналы

Казан үзәгендә “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү сәбәпле транспорт хәрәкәте чикләнә

8-15 февральдә Казан шәһәренең үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу “Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмын төшерү белән бәйле. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр...

8-15 февральдә Казан шәһәренең үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә.
Бу “Зөләйха күзләрен ача” нәфис фильмын төшерү белән бәйле. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
“8 февральдә 07.00 сәгатьтән 15 февральдә 00.00 сәгатькә кадәр үзәк урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк”, - диелгән министрлык хәбәрендә.
Бу вакытта Чернышевский урамыннан Беренче май мәйданына кадәр участокта Кремль урамы, Кремль урамыннан Батурин урамына кадәр участокта Миславский урамы ябылачак.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179384/

Комментарийлар