Логотип «Мәйдан» журналы

«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче кесә китабы чыкты

«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап д...

«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче кесә китабы чыкты
«Казан утлары» китапханәсе» сериясеннән унберенче китап дөнья күрде. Ул – Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың «Соң түгел!» китабы.
«Соң түгел!» китабы укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә. Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле», дип китапның эчтәлеге белән таныштыра журналның матбугат хезмәте.

  • Дилбәр Данис кызы Булатова (Сөләйманова) Чакмагыш районының Кашкар авылында туган. Кашкар башлангыч мәктәбендә укый, 1989 елда – Калмашбаш урта мәктәбен алтын медальгә, 1994 елда БДУның татар-рус филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.

  • Район гәзите «Игенче»дә оештырылган яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә шөгыльләнә, «Башкортстан пионеры» гәзитендә тәүге мәкаләләре басыла. Студент елларында «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләрендә байтак язмалары, тәүге әдәби тәҗрибәләре дөнья күрә.

  • Башкортстан «Китап» нәшриятында басылган өч чәчмә әсәр җыентыгы авторы. Хикәя һәм повестьлары, аларның русчага тәрҗемәләре Башкортстан һәм Татарстан матбугатында даими басылып тора. 1994 елдан «Тулпар» журналында эшли.


 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-utlary-kitapxanase-seriyasennan-unberence-kesa-kitaby-cykty-5852631

 

Комментарийлар