Логотип «Мәйдан» журналы

Казан урамында авария ясаган “БМВ”ны юл-патруль хезмәте 170 км/сәг тизлек белән куган

27 апрельгә каршы төндә Казанның Восстания һәм Декабристлар урамында килеп чыккан юл һәлакәте сәбәпчесе - “БМВ”ны юл-патруль хезмәте 170 км/сәг тизлек белән куган.  Бу саннар экипажның спидометры...

27 апрельгә каршы төндә Казанның Восстания һәм Декабристлар урамында килеп чыккан юл һәлакәте сәбәпчесе - “БМВ”ны юл-патруль хезмәте 170 км/сәг тизлек белән куган.
 
Бу саннар экипажның спидометрында сакланып калган. Бу хакта бүген ЮХИДИда узган брифингта Татарстан Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов әйтте.
“Казан урамы буйлап “БМВ”ны юл-патруль экипажы 170 км/сәг тизлек белән куган. “БМВ”ның тизлеге исә аннан да югары булган. 1,5 тонналы машинаның шундый тизлек белән хәрәкәт итүе – шартлыча әйткәндә, снаряд җибәрүгә тиң”, – диде Ленар Габдрахманов.
Исегезгә төшерик, юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткән.
Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган Юрий Матренинны 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган. Аның кулдашчысы Вячеслав Морозов баш мие селкенеп, 7нче шәһәр хастаханәсендә ята. Һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәре Юрий Матренин бүген Питрәч районының Көек авылы зиратында җирләнә. Гаилә социаль ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яшәгән. Ленар Габдрахманов идарә тарафыннан Матрениннарга нинди ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Әлеге төнге һәлакәт 4 секунд эчендә килеп чыккан. “БМВ” йөртүчесенең машина йөртү таныклыгы булмаган. Автоһәлакәттә һәлак булган Юрий Матренин һәм аның кулдашы Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар