Логотип «Мәйдан» журналы

Казан рекорд куйды

Яңа ел каникулларында Казанда 55 чыршы шәһәрчеге эшләде, ә ачык мәйданчыкларда 550 дән артык чара узды. Кешеләр йөреше буенча рекорд куелды, дип хәбәр итте Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абз...

Яңа ел каникулларында Казанда 55 чыршы шәһәрчеге эшләде, ә ачык мәйданчыкларда 550 дән артык чара узды.
4a8ac21ea51ca77082c379526619f165
Кешеләр йөреше буенча рекорд куелды, дип хәбәр итте Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта. Бу хакта Казан мэриясе рәсми порталы яза.
Быел “Черек күл” паркын, Бауман урамын, Горки-Әмәт урманын, “Калейдоскоп” паркын һәм башка популяр мәйданчыкларны үз эченә алган “Паркларда кыш” махсус программасы эшләнде. Казанлылар бәйгеләрдә, квестларда, викториналарда, флешмобларда, интерактив тамашаларда һәм урам спектакльләрендә катнаштылар. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төнне кайбер казанлылар “Черек күл” һәм М.Горький исемендәге паркларда уздырдылар: караоке, тимераякта шуу һәм музыка белән махсус программа әзерләнгән иде. Аерым алганда, Франциянең Remue Menage театраль коллективы тамашасын 29 декабрьдән 31 декабрьгә кадәрге арада 50 меңгә якын кеше караган.
Бәйрәм чаралары районнарда 20 декабрьдә старт алды: башта аларны муниципаль учреждениеләр уздырды, соңрак аларга дәүләт учреждениеләре кушылды. Яңа чыршы шәһәрчекләре дә ачылды, мәсәлән, “Салават күпере” торак комплексында быел зур торак массивларда үткәрелгән чараларны аларда яшәүчеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләрне үстерүгә багышларга карар кылынды.
“Бистәләрдәге чыршы шәһәрчекләре дә, үзәк шәһәрчекләр дә бик популяр булды, чөнки аларда бәйрәм чаралары көн дә үткәрелде, - дип билгеләп үтте Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе. – Барлык яңа ел программалары да универсаль булды: балалар һәм яшьләр, әбиләр һәм бабайлар мәнфәгатьләренә дә туры килде. Мәйданчыклар буш тормады, без моңа бик шат. Гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде. Барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте”, - диде А.Абзалов.
Искәртергә кирәк, Казан Раштуа бәйрәмендә ял итү өчен Россия туристлары арасында популяр булган шәһәрләр бишлегенә керде.
 

Комментарийлар