Логотип «Мәйдан» журналы

Казан мөгаллиме "Россиянең ел укытучысы" бәйгесе финалына узды

Казан мөгаллиме Иван Филатов “Россиянең ел укытучысы” бәйгесе финалына узды.Казанның 90 нчы гимназиясе тарих һәм җәмгыять белеме мөгаллиме Иван Филатов “Россиянең ел укытучысы” бәйгесенең федераль эта...

Казан мөгаллиме Иван Филатов “Россиянең ел укытучысы” бәйгесе финалына узды.
kazanskii-pedagog-ivan-filatov-v-chisle-finalistov-konkursa-uchitel-goda-rossii-2016
Казанның 90 нчы гимназиясе тарих һәм җәмгыять белеме мөгаллиме Иван Филатов “Россиянең ел укытучысы” бәйгесенең федераль этабы нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы 15 педагогы арасына керде.
Алда Иван Филатовны финал ярышлары көтә. Абсолют җиңүченең исеме 3 октябрьдә, Укытучылар көне алдыннан билгеле булачак. Аны Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көнен бәйрәм итү тантанасында игълан итәчәкләр, дип җиткерә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Комментарийлар